2015 елның 26 сентябрендә «Олимпиец» спорт комплексында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында оештырыла торган мини-футбол турнирының төркем этабы үтте.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы командалары белән ике матч үткәреп, һәрберсендә, үз капкасына бер генә туп та керттермичә, чиста җиңү яулады.
Министрлык командасын әлеге мөһим җиңүләре белән котлыйбыз һәм турнирның алдагы уеннарында да уңышлар телибез!