2015 елның 23 сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәгендә «Россия Федерациясе субъектларында көндәшлекне үстерү стандарты» семинары уздырылды.
Семинарның беренче яртысы кысаларында аерым өстенлеккә ия һәм социаль мөһим базарларда көндәшлекне үстерү буенча чаралар тикшерелде.
Семинарның икенче яртысында Стандартта куелган иң мөһим таләпләрнең берсе - көндәшлекле мохитнең торышына һәм аны үстерүгә мониторинг үткәрү, шул исәптән мониторингларны уздыруның төбәк тәҗрибәләре буенча фикер алышулар оештырылды.