Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышында Яшел Үзән моношәһәрен үстерүнең комплекслы инвестицияле планы каралды

2015 елның 25 сентябре, җомга

2015 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференция форматында  Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышы уздырылды. Утырышны Тышкы икътисадый банк рәисе урынбасары, эшче төркем җитәкчесе Ирина Макиева алып барды.

Утырыш барышында  «Яңа Тура» Технополисын төзү» һәм Яшел Үзән шәһәрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе булдыру инвестицияле проектын гамәлгә ашыру өлешендә Яшел Үзән моношәһәрен модернизацияләүнең комплекслы инвестицияле  планы тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International