2015 елның 25-29 сентябре көннәрендә субсидия формасындагы дәүләт ярдәме күрсәтү өчен конкурс сайлап алуына Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмалардан (инжиниринг үзәкләре һәм прототиплаштыру үзәкләре) конкурста катнашу гаризаларын кабул итә башлады.
Дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» 2014 елның 5 декабрендәге 944нче карары белән расланган.
Конкурс гаризалары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елның 25-29 сентябре көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, кабинет 403.