Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде

2015 елның 25 сентябре, җомга

Бүген, 2015 елның 25 сентябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында депутатлар берьюлы өч укылышта «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул иттеләр.

Кабул ителгән закон проекты Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы составын 10 кешегә арттырды. Алар барысы да - республика  муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары вәкилләре. Закон проекты шулай ук Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләре вәкаләтләре срогын өч елдан дүрт елга кадәр озайта. Гамәлдәге составның «яңартылуы» дигән яңа төшенчә дә кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International