Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясенең эшче төркеме утырышында катнашты

2015 елның 25 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясенең эшче төркеме утырышы уздырылды.

Эшче төркем утырышында 2015 елның беренче яртыеллыгында  Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләре берләшмәсенең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында 2015-2016 елларга социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлыкны үстерү турындагы Республика килешүе үтәлеше йомгаклары каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International