«Ачык инновацияләр» форумында технологияләрнең замана кешесе тормышында, икътисадтагы һәм җәмгыятьтәге киләчәге темасын тикшерәчәләр

2015 елның 25 сентябре, җомга

 

2015 елның 28 октябреннән 1 ноябренә кадәр Мәскәүдә дүртенче тапкыр «Ачык инновацияләр» форумы уздырылачак.

Быел ел саен үткәрелә торган форум, технологик конгрессларның иң яхшы тәҗрибәләренә таянып, мәгълүматны бирүнең һәм тикшерүнең яңартылган интерактив форматында уздырылачак. Даими эшләп тора торган пленар зал, күбрәк дебатлар, «йолдызлардан» мастер-класслар, интервьюлар, воркшоплар, лекцияләр һәм төп спикерларның шәхси чыгышлары.

Быелгы Форумның төп темасы – «Кеше технологик революция трендлары ялганышында».

Форумда катнашучыларның игътибары кеше тормышының биш төп өлкәсендә тупланачак: җитештерүчәнлек, яшәү мохите, мәгариф, сәламәтлек һәм күңел ачу индустриясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International