2015 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фондының (алга таба - Үсешкә ярдәм итү фонды) Күзәтчелек советы рәисе Иван Бортник һәм Үсешкә ярдәм итү фонды генераль директоры Сергей Поляков катнашлыгындагы киңәшмә узды.
Киңәшмә кысаларында Үсешкә ярдәм итү фонды механизмнары аша кече инновацияле предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтүгә, эре технологик бизнес һәм кече инновацияле предприятиеләрнең фәнни-техник хезмәттәшлеге өлкәсенә караган, һәм шулай ук инновацияле продукциянең эре бизнес тарафыннан сатып алынуына кагылышлы сораулар тикшерелде.
Киңәшмәдә катнашучыларның игътибары бигрәк тә «КАМАЗ» АҖ һәм Үсешкә ярдәм итү фонды арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүнең үтәлеше соравына юнәлдерелде.