Үз бизнесыңны ачып җибәрү билгеле бер көч куюны таләп итә. Бигрәк тә эшне беренче тапкыр оештыручылар өчен актуаль. Эш башлау өчен нишләргә кирәклеген һәм сораулар туганда аларны ничек хәл итеп булуын белү бик мөһим.
Әлеге максатларда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында яңа эш ачучы эшкуарларга ярдәмгә махсус сәхифә булдырылды. Анда үз эшеңне ачу өчен тиешле билгеле бер эзлеклелектәге гамәлләрнең тасвирламасы урнаштырылган.
Әлеге сервис кысаларында теләге булган һәркем үз бизнесын ачу процедурасы буенча мәгълүматлы була, төп сорауларга җавап таба ала, һәм шулай ук, ихтыяҗ туганда, компьютер яныннан кузгалмый гына, кирәк булган хезмәтләрне электрон формада алу мөмкинлеге дә тудырылган.