Эшкуарлар тикшерүләр турында күбрәк мәгълүмат алачак

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Эшкуарларны планлы тикшерүләр турында дәүләт органнары тарафыннан мәгълүмат кертелергә тиешле бердәм тикшерүләр реестры Монополиягә каршы федераль хезмәт, Федераль салым хезмәте, Федераль таможня хезмәте  оештырган контроль чаралары хисабына шактый киңәйтелергә мөмкин.

Тикшерүләр реестрының киңәюе эшкуарларга үтә күренмәле һәм ачык мәгълүмат алу мөмкинлеге тудыра, бу исә тиешле ведомстволарның эше никадәр дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын аңларга ярдәм итә. Шуның белән бергә, прокуратура,  дәүләт, салым, банк серләрен һәм гражданнар турында шәхси мәгълүматны яклау максатында реестрның ябык сегментын булдыруның кирәклеген дә билгеләп үтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International