Татарстан Республикасы Кама кластеры делегациясе EPLA 2015 (Польша) Халыкара күргәзмәсендә катнашты

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бизнес-миссиянең беренче көнендә  делегациянең беренче төркеме  Россия Федерациясенең  Польшадагы Сәүдә вәкиле белән сөйләшүләр үткәрде. Әлеге очрашу кысаларында Яр Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы төбәге машина төзүчеләре ассоциациясе һәм Польша-Россия сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу көнне делегациянең  икенче төркеме EPLA 2015 Халыкара күргәзмәсендә үз эшен башлап җибәрде.

Икенче көнне делегация тулы составында  EPLA күргәзмәсендә үз эшен дәвам итте. Көн дәвамында кластерда катнашучыларның күргәзмәгә килгән кунаклар һәм катнашучылар белән b2b-сөйләшүләре уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International