Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2016 елның 29 февраленнән 1 мартына кадәр Мәскәү шәһәрендә «Кара һәм төсле металл калдыклары-2016» Халыкара форумы уздырылачагын хәбәр итә. Металлургия, металл калдыкларын үтилләштерү, металл калдыкларын җыю, металл калдыкларын эшкәртү тармаклары предприятиеләренә әлеге чарада катнашырга тәкъдим итәбез.
Форум кысаларында шулай ук LOM-EXPO инвестицияле тармак күргәзмәсе узачак. Сез анда да катнаша аласыз.
Чараны үткәрү турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырылган: http://lom.rusmet.ru.