ТР икътисад министры Артём Здунов 2015 елның 15 сентябрендә РФ Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге җитәкчесе киңәшчесе Нурали Резванов белән 2030 елга кадәрге Стратегияне комплекслы тормышка ашыру кысаларында Лаеш муниципаль районы инфраструктурасын үстерү сорауларын тикшерү буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында катнашучылар инвестицияле проектларны формалаштыру һәм аларны Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы территориясендә гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен тикшерделәр. Тикшерүгә агросәнәгать логистикасы паркын төзү һәм балалар өчен белем бирү һәм ял программаларын оештырганда, балаларны тернәкләндерү процессының инклюзия принцибы буенча эшли торган комплекслы медицина тернәкләндерү һәм социаль-көнкүреш үзәген төзүгә гаризалар кертелгән иде.