2015 елның 1-30 сентябре көннәрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан «Иҗтимагый инициатива-2015» социаль проектлар буенча республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 сентябрендәге 1960-р номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә оештырыла.
Конкурста катнашуга гариза оешманың вәкаләтле заты тарафыннан турыдан-туры Конкурс комиссиясенә тапшырыла яисә түбәндәге адрес буенча почта элемтәсе аша юллана ала: Казан ш., Волгоград ур., 47, каб.314, 308. Белешмәләр өчен телефон номерлары: 557-21-47, 557-21-91.
2015 елның 11-30 сентябре көннәрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Аппараты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 февралендәге 99нчы карарына ярашлы рәвештә Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга мөлкәти ярдәм күрсәтү буенча республика конкурсының III этабында катнашу өчен гаризалар кабул итә.
Конкурста катнашу буенча гаризалар Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Аппараты адресына юлланырга тиеш: Казан ш., Кремль, подъезд 0, 3 кат; почта адресы: а/я 6; электрон адрес: op.rt@tatar.ru. Белешмәләр өчен телефон номерлары: 567-80-96, 567-80-99, 567-80-95.