Ачык консультацияләр үткәрелә

2015 елның 4 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының  2010 елның 2 мартындагы

«СанПиН 1.2.2584-10 раслау турында. Пестицидларны һәм  агрохимикатларны сынау, саклау, күчерү, сату, куллану, зарарсызландыру һәм үтилләштерү процессларының куркынычсызлыгына карата гигиена таләпләре. Санитар кагыйдәләр һәм нормативлар» дип аталган 17нче карарына экспертиза үткәрү максатларында ачык фикер алышулар уздыруны сораган мөрәҗәгате керде.

Анда эшкуарлык яисә башка төр эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм башка чикләүләр һәм йөкләмәләр кертә торган яисә шундыйларны кертүгә этәрә торган нигезләмәләр булганда, һәм шулай ук эшкуарлык яисә башка төр эшчәнлек субъектлары һәм Россия Федерациясенең барлык дәрәҗәләрдәге бюджетлары өчен акланмаган чыгымнар тууга китерә торган нигезләмәләр табылганда, барлык фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне түбәндәге электрон адрес буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына 2015 елның 26 сентябренә кадәр юллавыгызны сорыйбыз:  Nail.Madiev@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International