ТР икътисад министры Артём Здунов «Булгарпиво» ААҖ заводында булды һәм предприятиедә җитештерү процессларының ничек оештырылуы һәм компаниянең технологик яңалыклары белән танышты.
Мәшгульлекнең уртача күрсәткече 660 кешене тәшкил иткән «Булгарпиво» ААҖ елдан-ел продукция чыгаруны арттыра бара. Әлеге вазгыять предприятиегә, җитештерүне уңышлы модернизацияләп, үз юнәлешендәге базарда көндәшлелекне торган саен арттырырга мөмкинлек тудыра. Сәфәре вакытында Артём Здунов заводның хезмәт коллективы белән очрашты һәм республиканың якын киләчәктәге максатлары һәм стратегик перспективасы турында сөйләде. Яр Чаллыда үсеш процесслары тизрәк һәм зур нәтиҗәлелек белән барсын өчен, министр халыкка шәһәрне төзекләндерүгә караган күп кенә мәсьәләләрне чишүдә активрак катнашырга тәкъдим итте. Моңа бәйле рәвештә очрашуда катнашучыларны шәһәрнең кураторы буларак үзе белән кире элемтәнең ачык каналларыннан файдаланырга чакырды һәм үзенең диалоглар һәм мөрәҗәгатьләр өчен һәрвакыт әзер булуын билгеләп үтте.