2015 елның 25 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Бөгелмә муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приюты» Дәүләт казна учреждениесендә тәрбияләнүчеләр өчен «КидСпейс» балалар һөнәр шәһәренә сәяхәт оештырды.
«КидСпейс»ның 20 станциясендә балалар үзләрен өлкәннәр өчен һөнәрләрдә сынап карадылар. Шулай ук «Баланы мәктәпкә җыендырырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Кукмара муниципаль районының авыр тормыш хәлләренә дучар булган гаиләләре өчен язу-сызу әсбаплары һәм мәктәп кирәк-яраклары җыелды.