ТР Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы яшьләр инновацияле иҗаты үзәге (ЯИИҮ) өчен конференция оештырды

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

2015 елның 3 сентябрендә  А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты базасында «Татарстан Республикасы яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләре челтәрен үстерү перспективалары» конференциясе уздырылды.

Конференциядә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин,  КМТТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, «Яшь инновацияле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Анна Бухало һ.б.лар катнашты.

Конференция кысаларында  яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрендә укучылар тарафыннан эшләнгән эшләрнең һәм проектларның презентацияләре үткәрелде.

Үзенең чыгышында Анна Бухало, Татарстан Республикасы яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләре эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Россиянең ТОП-3легенә керә, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International