«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы 7 млн сумлык микрозайм бирү турында карар кабул итте

2015 елның 4 сентябре, җомга

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба - Фонд) 2015 елның 3 сентябрендә

 микрозаймнар алуга Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан (ТР КУЭС) килгән гаризаларны тикшерү  комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.

2015 елда ТР КУЭСна финанс ярдәме күрсәтү максатларында  бюджетлардан 202 661 240 сум күләмендә акча бүленгән, шуларның  - 58 958 700 сумы ТР бюджетыннан, 143 702 540 сумы федераль бюджеттан бирелгән.

Фондның микрозаймнар бирү буенча карарлар кабул итү комиссиясе ТР КУЭСнан алынган гомуми күләме 9 000 000 сумлык 9 гаризаны тикшерде. Утырыш йомгаклары буенча, комиссия тарафыннан ачыкланган кимчелекләр бетерелгән очракта, гомуми күләме 7 000 000 сум булган 7 микрозайм бирү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International