2015 елның 4 сентябрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында инновацияле территориаль кластерларны үстерү чараларын сайлап алу комиссиясенең өченче утырышы үткәрелде. Анда сайлап алу конкурсына йомгак ясалды.
Татарстан Республикасыннан проектларны яклауда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева һәм «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова катнашты.
Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры үсешенә федераль бюджеттан бүленә торган субсидияләрнең гомуми күләме 158 млн сумнан артыкны тәшкил итә.