2015 елның 28 августында видео-конференц-элемтә режимында Идел буе федераль округы муниципаль берәмлекләренең Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климатны яхшыртуга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыруда катнашуы сорауларына багышланган киңәшмә уздырылды.
Киңәшмә кысаларында Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы вәкилләренең, «ОПОРА РОССИИ» Кече һәм урта эшкуарлыкның гомумроссия иҗтимагый оешмасы Президиумы әгъзасының, Россия Федерациясе төбәкләре вәкилләренең чыгышы тыңланды.
Татарстан Республикасы исеменнән доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады.