«Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоуында җиңүче 1 млн сум алачак

2015 елның 4 сентябре, җомга

2015 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында КФУның «УНИКС»  Мәдәният һәм спорт комплексында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Казан федераль университеты ярдәмендә оештырылган «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоуы финалы уздырылды. Финалда проектка йомгак ясалды.

Рөстәм Миңнеханов,  реалити-шоуны оештыручыларны һәм анда катнашучыларны котлап, болай диде: «Бу университет һәм Икътисад министрлыгы һәм, иң мөһиме, әлеге процесска актив җәлеп ителгән остазларыбыз – бизнесменнар, эшкуарлар тарафыннан үзара тыгыз элемтәдә

башкарылган зур эш». Һәм ул шулай ук эшкуарлык эшчәнлегенең бик катлаулы процесс икәнлеген билгеләп үтте.

Үз чиратында, ТР икътисад министры Артём Здунов «Эшкуарлык фабрикасы» исеменнән Рөстәм Миңнехановка республикада кеше үз көченә ышанырлык атмосфера тудырылуы өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Министр шулай ук Татарстанның эшче профессия кешеләре, хезмәт кешеләре һәм үзе өчен генә түгел, үзе тудырган эш урыннары өчен дә җавап бирә алырлык эшкуарлар өчен мөмкинлекләр территориясе булуына да басым ясады.

 «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоуының беренче сезонында җиңүче итеп  кереме 3 888 000 сум булган «Восходящая пятерка» командасы билгеләнде. Аңа тантаналы шартларда Җиңүче кубогы һәм төп приз  – шоу вакытында булдырылган бизнесны үстерүгә 1 млн сум акча тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International