Нефть һәм газ өлкәсендә GenerationS акселерацион программасы (Oil&Gas трегы) операторы сыйфатында «Пульсар Венчур Кэпитал» Компанияләр төркеме чыгыш ясады.
Программада катнашучыларга үзләренең бизнес-идеяләренә карата соңгы заказчының бәясен белү, фикерен ишетү, нефть-газ компанияләре белән элемтә урнаштыру, үз проектларын ММЧнда алга этәрә башлау кебек уникаль мөмкинлекләр бирелә.
Акселератор ачылышы тантанасында Татарстан икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, республика Инвестицион-венчур фонды директоры урынбасары Руслан Габидуллин, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Идея» Технопаркы генераль директоры Сергей Юшко, Pulsar Venture Capital генераль директоры Павел Королев һәм башка рәсми затлар чыгыш ясадылар.
Программа 2015 елның 1 һәм 4 сентябрь көннәрендә - «Идея» Технопаркы мәйданчыгында, ә 2 һәм 3 сентябрь көннәрендә «Нефть. Газ. Нефть-химия» күргәзмәсе кысаларында Казан ярминкәсендә уздырылачак. Соңгысы барышында инвесторлар, Татарстан Республикасы нефть-газ комплексындагы технологик партнерлар һәм күргәзмәнең башка катнашучылары каршында трек финалистлары булган проектларның питч-сессиясе оештырылачак.