Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 елның гыйнвар-июль айлары өчен Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингын әзерләде.
2015 елның гыйнвар-июль айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны билиләр.
2015 елның гыйнвар-июль айларында рейтингта иң зур уңай үзгәрешләргә Югары Ослан (+6 позиция) һәм Чистай (+4 позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле: әйтик, кулланышка тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданнарының һәм төп капиталга кертелгән инвестицияләрнең (бюджеттан башка) үсеш темплары арту, хезмәт хакларының сатып алу сәләте үсү һ.б.лар.
Рейтинг белән тулырак министрлык сайтында танышырга мөмкин.