Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы шуны хәбәр итә: 2015 елның 2 сентябрендә 17:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү комиссиясенең утырышы уздырыла. Анда конкурс сайлап алуына тапшырылган гаризалар тикшереләчәк. Аккредитация үтергә барлыгы 5 гариза килгән. Әлеге гаризаларның барысы да конкурста катнашуга кертелгән.
Аккредитацияләүгә кертелгән гариза бирүчеләр турында мәгълүмат «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтү» бүлегенең «Эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасы» бүлекчәсендә урнаштырылган.
Комиссия утырышын үткәрү урыны: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, каб. 429.