17 сентябрьгә кадәр, РФ Президентының 2015 елның 1 апрелендәге 79-рп номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә, социаль мөһим проектларны һәм кеше, гражданин хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы коммерциячел һәм дәүләтнеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү конкурсының икенче этабында катнашуга гаризалар җыю дәвам итә.
Конкурсны үткәрүнең грантоператорлары сыйфатында 8 дәүләтнеке булмаган оешма билгеләнгән. Аларга субсидияләр һәм конкурста җиңүчеләрне сайлап алу хокукы бирелгән.
Гаризаларны кабул итү 2015 елның 17 сентябрендә төгәлләнә.
Бүлеп бирелә торган субсидиянең күләме 1,0 млрд сумны тәшкил итә.
Конкурска йомгак 2015 елның 20 октябрендә ясалачак.