2015 елның 28 августында Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү кысаларында «Казан Арена» стадионы каршындагы мәйданчыкта «Турецкий хоры» музыкаль коллективы катнашлыгында «Миһербанлы Татарстан» концерт программасы үтте.
Әлеге чара «Президент белән бергә» республика иҗтимагый хәрәкәте башлангычы белән һәм әлеге хәрәкәт ярдәмендә уздырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре иҗтимагый башлангычны хупладылар һәм чарада катнаштылар.