Чит ил паспортын алу өчен документларны КФҮкә тапшырырга була

2015 елның 29 августы, шимбә

Чит ил паспортын алу өчен, хәзер Федераль миграция хезмәте Идарәсенә генә мөрәҗәгать итмәскә мөмкин. Әлеге хезмәт Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләренең (КФҮ) кайбер филиалларында да күрсәтелә.

Агымдагы елның 1 июлендә Казан шәһәре, Авангард урамы, 74нче йорт адресы буенча урнашкан КФҮнең Идел буе филиалында әлеге хезмәт күрсәтү буенча документлар кабул ителә башлады. Өстәвенә, бу иске үрнәктәге паспортларга да, биометрик күрсәткечләргә ия яңа типтагы паспортларга да кагыла.

Кабул ителгән документлар курьер хезмәте аша көн саен Федераль миграция хезмәте Идарәсенә илтелә. Әзер паспортларны алу ФМХИнең үзендә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International