Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәме нәтиҗәсендә республикада таш өюдә кулланыла торган челтәр җитештерүне эшләтеп җибәрделәр

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

2014 елда  «Химград» Технополисы  резиденты булган  «Техснаб» ҖЧҖ композит арматуралар һәм таш өюдә кулланыла торган челтәр җитештерү проектын  тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан дәүләт ярдәме алды. Бүген әлеге продукцияләр Татарстан,  Марий Эл Республикасы, Башкортостан, Чувашия, Киров өлкәсе һәм якын-тирәдәге башка төбәкләрдә эшли торган төзелеш компанияләренә озатыла.

Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү чаралары турындагы тулырак мәгълүматны түбәндәге адрес буенча урнашкан «Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесенә мөрәҗәгать итеп белергә була: Казан ш., Мәскәү ур., 55, каб.125. «Кайнар линия» телефонына да шалтыратырга  мөмкин: (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International