Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов инжиниринг биотехнологияләренең Региональ үзәген оештыру сораулары буенча киңәшмә үткәрде

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

2014 нче елның 25 нче августында Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында инжиниринг биотехнологияләренең Региональ үзәген оештыру сораулары буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә проектны башлап җибәрүчеләр, югары уку йортлары, ведомстволар һәм Министрлык вәкилләре катнашты. Проектның төп максаты булып, эзләнү инфраструктуралары һәм фән өлкәсендәге терлек азыкларын һәм терлек азыкларына өстәмәләр ( шулар арасында авыл хуҗалыгы продукциясенә, авыл хуҗалыгы продукциясе калдыкларына, цеолит, бишофит, диатомит, глауконит һәм башка минралларга) белән тәэмин итү. Биотехнологияләр өлкәсендәге инжиниринг Региональ үзәк киләчәктә продукциянең сыйфатын дәлилләп, Республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен яңа базарга чыгуына ярдәм итеп, кече һәм урта эшкуарлыкны зур проектларга кертүгә мөмкинлек тудырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International