Уйлап табучылар, шулай ук сәнәгәть, фән һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре вәкилләре XVIII халыкара Мәскәү уйлап табучылар һәм инновацион технологияләр Салоны «Архимед – 2015»тә катнашырга чакырыла

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
2015 нче елның 2 нче апреленнән 5 нче апреленә кадәр Мәскәүдә, КВЦ № 4 «Сокольники” павильонында уйлап табучылар, шулай ук сәнәгәть, фән һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре вәкилләре өчен XVIII халыкара Мәскәү уйлап табучылар һәм инновацион технологияләр Салоны «Архимед – 2015» үткәрелә. Салон, Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы, Россия Федерациясе Президенты Идарәлеге, Мәскәү шәһәре Хөкүмәте, Россия Федерациясенең фән һәм мәгариф Министрлыгы, Роспатент, Россия Федерациясенең сәнәгәть-сәүдә палатасы, Россия фән академиясе, Бөтенсоюз уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте канаты астында үтә.
Салонда катнашырга уйлап табучыларны, сәнәгәть, фән һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре вәкилләре чакырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International