Дәүләт һәм муниципаль ярдәм күрсәткәндә гариза бирүчедән тагы да азрак документлар таләп ителәчәк

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.07.2014 № 1411-р боерыгы буенча, Россия Федерациясе дәүләт боерыгы астында, җирле идарәлек органнары, бюджетта булмаган дәүләт фондлары, яки Россия Федерациясе субъектының ведомство астындагы дәүләт органнарына дәүләт яки муниципаль ярдәм күрсәтүдә катнашкан, яки башкарма властьнең федераль органнары һәм бюджетта булмаган дәүләт фондлары ярдәмен күрсәтү кирәк очракта мәгълүматлар исемлеген бирү киңәйтелде.
Бирелгән мәгълүматлар гариза бирүчедән таләп ителми һәм федераль властька, бюджетта булмаган дәүләт фондларына һәм күпфункцияле үзәкләргә аларның соравы буенча мәҗбүри җибәрелә.
Боерык хокук мәгълүматының официаль интернет-порталында (www.pravo.gov.ru) бастырылган. Бастырылган көннең 2014 нче елның 4 августыннан боерык эшли башлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International