Татарстанның икътисад министры Мидхат Шаһиәхмәтов “Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше” аналитик-мәгълүмат системасының эшләп чыгаручысы белән системаның яна бүлекләрен формалаштыру сораулары буенча фикер алышты

2014 елның 11 августы, дүшәмбе

2014 елның 7 августында Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында “Татарстан Республикасының икътисади – социаль үсеше” аналитик - мәгълүмат системасын модернизацияләү һәм үсү эшләрен күзәтү буенча киңәшмә узды. Аналитик - мәгълүмат системасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннихановның йөкләмәсе буенча эксплуатациягә Татарстан Республикасының бердәм мәгълүмати киңлеген оештыру, актуаль мәгълүмат карарларын җитез чишү, һәм шулай үк аналитик мәгълүматны формалаштыру барышында заманча технологияләрне куллану ярдәме ндә сыйфатын күтәрелү максаты белән 2013 елның 1 июнендә кертелде.


Система, Татарстан Республикасы хакимияте органнарының мониторинг өлкәсендә аналитик - мәгълүмат һәм инструменталь эшчәнлеген яклау, республиканың социаль-икътисади үсешенә анализ һәм прогноз ясау һәм республикан җитәкчелеге карарларын тиз рәвештә кабул итү өчен билгеләнгән.


Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы “Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше” мәгълүмат-аналитик системасының эшләп чыгаручысы белән бергәләп системаның яна бүләкләрен формалаштыру эшләрен үткәрде. Киңәшмәдә, бу системаны эшләп чыгаручыдан килгән региональ юнәлешләренең җитәкчесе - ЗАО «Прогноз» вәкиле Дмитрий Ситников катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International