Милли эшкуарларның “Бизне-Уңыш” (“Бизнес – Успех”) бүләгенә арналган гаризалар җыю башланды

2014 елның 8 августы, җомга

Милли эшкуарларның “Бизне-Уңыш” (“Бизнес – Успех”) бүләге Бөтенроссия иҗтимагый оешмалар РОССИЯНЫҢ ТЕРӘГЕ (ОПОРА РОССИИ) һәм (АСИ) стратег инициатива агентлары тарафыннан үткәрелә.


Бүләкнең төп максаты булып һәрбер номинациядә иң яхшы проектларны эзләп табу, һәм шулай ук муниципаль дәрәҗәдә бизнес-ара үсеш буенча уңышлы практикачыларны табып, бизнес модельләр дәрәҗәсендә тәҗрибә уртаклашу тора.
2014 елның 1 августыннан АНО “Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратег инициатива агентлары” номинациясе буенча региональ сайлап алу бәйгесенең ябык этабына гаризалар җыю башланды.


Бүләкнең финалы 2015 елның февралендә Мәскәү шәһәрендә үтәчәк.
Региональ сайлап алу бәйгесенең ябык этабына гаризалар җыю 2014 нче елның 1 августыннан 2014 нче елның 31 августына тиклем, ә региональ сайлап алу бәйгесенең ачык этабына гаризалар җыю 2014 елның 1 сентябереннән 2014 нче елның 31 нче октяберенә кадәр барачак.
Үзегезнең проектыгызны сайлап алган бер генә номинация буенча гаризагызны тутырып электрон адреска Татарстан Республикасы стратег инициативалар агентларының вәкиллегенә бирелгән (tatarstan@asi.ru.) адрес буенча җибәрә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International