Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "«2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчылык өлкәсен үстерү» дәүләт программасын раслау турында" 2014 ел, 21 июль, 522 нче карары расланды.
Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчылык өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:
1. «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчылык өлкәсен үстерү» дәүләт программасын (алга таба – Программа) расларга.
2. Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетын Программаның дәүләт заказчысы итеп билгеләргә.
3. Татарстан Республикасының Финанс министрлыгына ел саен чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджетын формалаш- тырганда, бюджет мөмкинлекләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасы бюджетыннан бу максатларга җибәрелә торган акча чикләрендә Программа чараларын тормышка ашыруга акча күздә тотарга.
4. Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына Программаны раслаган көннән бер ай эчендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында физик культура, спорт, туризмны үстерү һәм яшьләр сәясәтен тормышка ашыру нәтиҗәлелеген күтәрү» дәүләт программасын раслау турында» 2014 ел, 7 февраль, 73 нче карарына «2014 – 2020 елларга туризм өлкәсен үстерү» ярдәмче программасын төшереп калдыру өлешендә үзгәрешләр кертү хакында Татрстан Республикасы Министрлар Кабинетына тәкъдимнәр кертергә.
5. Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына туризм һәм кунакчылык өлкәсен үстерүгә юнәлдерелгән максатчан муниципаль программалар эшләүне һәм раслауны тәкъдим итәргә.
6. Бу карарның үтәлешен тикшерүдә тотуны Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетына йөкләргә.