Мидхәт Шаһиәхмәтов “Теләче” сәнәгать паркында булды

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Теләче муниципаль районында “Теләче” сәнәгать паркында булды. Визит кысаларында паркны үстерү планнары, эре бизнес, инвесторлар һәм резидентлар белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре һәм системадагы проблемалар буенча фикер алыштылар.
Теләче” сәнәгать паркы 33 гектар мәйданны били. Бүген сәнәгать паркының беренче чираты территориясендә 10 гектарга якын мәйданны «Кряж» ҖЧҖ, «Авангард-Строй» ҖЧҖ, «Фимако» ҖЧҖ, «Перспектива» ЯАҖ, «Альфа-Энерджи» ҖЧҖ кебек резидентлар били. Җитештерү биналары корпусларында 8-10 резидентны урнаштыру планлаштырылган.
2015-2016 елларда паркның икенче чираты территориясендә, ким дигәндә, 11 резидент урнаштыру көтелә. Хәзерге вакытта алар белән ниятләр турында килешүләр имзаланган. Тагын 9 производство урнаштыру каралган, дип хәбәр ителә Татарстан Икътисад министрлыгы сайтында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International