ТР Икътисад министрлыгында инвестицион проектларны сайлап алу буенча советның өченче утырышы узачак

2014 елның 26 июле, шимбә
31 нче июль көнне 13 сәгатьтә ТР Икътисад министрлыгында Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге инвестицион проектларны сайлап алу буенча советның өченче утырышын уздырачак.
Утырыш барышында өч проект каралачак: фермер продуктлары кафесы, гастробар һәм дизайнер әйберләре кибете базасында күпфункцияле үзәк; махсус SUSHIROLLER төргәгендә “роллы на ходу”; әзер азык китерү хезмәтен оештыру.
Искәртеп узабыз, ТР Эшмкәрлеккә ярдәм үзәгендә инвестицион проектларны сайлап алу экспертлар катнашында ике айга бер тапкырдан да сирәгрәк үткәрелми.
Сайлап алуда катнашучы барлык эшмәкәрләргә бушлай консалтинг хезмәтләре, документация әзерләүдә ярдәм күрсәтелә, алар инвесторлар белән багланышлар урнаштырырга өйрәтеләләр.
Сайлап алынган проект авторлары төрле финанслау чыганакларыннан инвестицияләргә: хосусый инвестор, инвестицион фонд һәм банк акчаларына дәгъва кыла ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International