Артем Наумов: “Районнарда эшкуарларның хәл итәсе мәсьләләре күбрәк”

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан уздырылган эшкуарлык климатын мониторинглау темасына матбугат конференциясе узды. Анда Эшкуарлыкта ярдәм итү үзәге директоры Артем Наумов катнашты.

Артем Наумов сүзләренчә, эшкуарлык өлкәсендә күп мәсьәләләр эшкуарларның хокуклары бозылуга бәйле түгел. “Эшкуарларның күп мәсьәләләре җир участокларын алу, ул участокларга үзләренең сәүдә урыннарын урнаштыру белән бәйле”, - диде үзәк директоры. Шулай ук ул түрәләрнең эшкуарларга булган мөнәсәбәтләре уңай булмавын, эшкуарлык белән шөгыльләнергә теләүчеләргә җитәкчеләрнең югарыдан каравын һәм ярдәм итәргә атлыгып тормавын атап китте.

“Кайбер нәрсәләрне безнең эшмәкәрләр гадәти хәл итеп кабул итә. Мисал өчен, бер имзаны куйдыруга яки бер документны эшләтергә ул 10 тапкыр барырга мөмкин һәм бу аны гаҗәпләндермәячәк тә”, - диде Артем Наумов чит илдә кирәк документны түрәләр үзләре әзерләп бирүенә мисал китереп.

Эшкуарлыкта ярдәм итү үзәгенә Буа, Арча, Яр Чаллы һ.б. муниципалитетлардан мөрәҗәгать итүче эшкуарлар күп икән. Әмма бу башка район җирлекләрендә бер нинди дә чишеләсе мәсьәлә юк дигәнне аңлатмый. Артем Наумов та моны ассызыклап узды. “Эшкуарны документлар белән бер ведомстводан икенчесенә йөртәләр һәм кешенең бизнес белән шөгыльләнү теләге дә сүнә. Кайчагында түрәләр тарафыннан алар яклау тапмый. Мисал өчен, Буа районыннан гына да безнең үзәккә ике мөрәҗәгать булды”, - дип белдерде Эшкуарлыкта ярдәм итү үзәге директоры.

Үзәк уздырган мониторинг нәтиҗәләре буенча, эшкуарлар күбрәк салымнарның зур булуыннан һәм салым хезмәткәрләренең аларга булган мөнәсәбәтеннән, район башлыкларыннан, урындагы хакимияттәгеләрдән зарлануы ачыкланган. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, эшкуарларның күбесе мөстәкыйль рәвештә үзләре ТР Икътисад министрлыгына килеп яисә язып җибәреп мөрәҗәгать итү очраклары бик сирәк була. Ешрак алар Эшкуарлыкта ярдәм итү үзәге хезмәткәрләре шалтыратканда гына үзләренең проблемалары белән бүлешә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International