Казанда ТР муниципаль районнары халык социаль проектларының беренче этабы үтте

2014 елның 8 июле, сишәмбе

ТР муниципаль районнарының (шәһәр округларының) халык социаль проектларының беренче этабы үтте. Анда үз проектлары белән Казан шәһәренең 7 районы һәм Татарстан Республикасының 14 районы катнашты.

Элеге чара өч районара сайлап алу мәйданчыгында үткәрелә, шул исәптән:

2014 елның 8 июлендә Казан шәһәрендә – Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Яңа Савин, Вахитов, Идел буе, Киров,  Мәскәү һәм Совет районнары, Апас, Әтнә, Арча, Буа, Биектау, Югары Ослан, Чүпрәле,  Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч, Спас, Тәтеш муниципаль районнары;

2014 елның 9 июлендә Алабуга шәһәрендә  – Яр Чаллы шәһәренең Автозавод, Комсомол һәм Үзәк районнары, Актаныш,  Әгерҗе, Балтач, Алабуга, Зәй, Кукмара, Түбән Кама, Менделеевск,  Минзәлә,  Мамадыш, Тукай, Балык Бистәсе, Теләче, Саба муниципаль районнары;

2014 елның 10 июлендә Әлмәт шәһәрендә – Әлмәт, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Чистай, Ютазы муниципаль районнары..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International