Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов Франциядә эшлекле сәфәрдә

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Франциядә.


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лионга (Франция) эшлекле сәфәре кысаларныда Рона-Альп Региональ Советы Президенты Жан-Жак Кейран белән очрашты.


Жан-Жак Кейран Рөстәм Миңнехановны сәламләде һәм регионнар арасында эшлекле мөнәсәбәтләр ике ил – Россия белән Франция арасындагы хезмәттәшлекнең ныгуына хезмәт итүендә ышанычын белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанның Прованс-Альпы-лазурный берег Регионы белән парнер мөнәсәбәтләр булганын белә. Бу безгә Рона-Альп Регины һәм сезнең республика арасында мөнәсәбәтләрне тыгызрак итәргә мөмкинлек бирә, дип әйтте Жан-Жак Кейран.


Лион шәһәрендә (Франция) Татарстан Республикасы һәм Лион Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган. Документка имзаларын Лион ССП вице-президенты Филлип Эро һәм Татарстан Республикасы ССП идарәсе рәисе Шамил Агеев куйганнар.


Имзалау тантанасы Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында шәһәр эшмәкәрләренә Татарстанның икъдисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдим ителгән эшлекле форум кысаларында узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул шулай ук Лион Сәүдә-сәнәгать палатасының шәрәфле кунаклары китабында: “Кадерле дуслар! Сезгә зур уңышлар телим. Татарстан сезне Казанда көтә”, - дигән язу калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International