Татарстанда эшмәкәрлек климатын мониторинглау системасы эшли башлады

2014 елның 10 июне, сишәмбе

Татарстанда Эшмәкәрлек климатын мониторинглау системасы гамәлгә куела. Татарстанның Икътисад министрлыгы җитәкчелеге эшмәкәрлек үсешенә комачаулый торган сәбәпләр булуына борчылып чаң суга. Министрлык тарафыннан оештырыла торган ТР эшмәкәрлек климатын мониторинглау системасы, республика җитәкчелеге алдында теге яки бу дәүләт хакимияте органы ничек хисап тотуына карамастан, эшмәкәрлек өлкәсендәге “авырткан” нокталарны ачыкларга ярдәм итәр, дип өметләнә белгечләр.


Бүген “Татмедиа” агентлыгында әлеге темага багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына ТР икътисад министры урынбасары – Эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин һәм “Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге” учреждениесе җитәкчесе Артем Наумов җавап бирде.


Рөстәм Сибгатуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 140 меңгә якын кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. “Соңгы өч елда республикада кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре 19 процентка артты, шәхси эшмәкәрләр саны 30 процентка кимеде. Шәхси эшмәкәрләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр иткән сәбәпләр арасында иминият кертемнәренең күләме артуы, түбән рентабельлек, продукция сату белән бәйле проблемалар бар”, - дип белдерде министр урынбасары.


Р. Сибгатуллин билгеләп үткәнчә, быел март аенда Татарстан Президенты катнашында, республикада эшмәкәрлек өчен кулай мохит булдыруга һәм 2014-2016 нчы елларга ТР да кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен чаралар планын төзүгә багышланган ТР Министрлар Кабинеты каршындагы икътисади совет утырышы узган. Бу документ агымдагы елның маенда ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган. Хәзерге вакытта ТР Икътисад министрлыгының төп бурычы – юл картасында расланган чараларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәле мониторинглау системасын оештыру. “Юл картасы чаралары кәгазьдә генә калырга тиеш түгел. Безнең уртак эш нәтиҗәләрен эшмәкәрләрнең тоюы да мөһим”, - диде Р. Сибгатуллин.


Хәзерге вакытта Татарстан Икътисад министрлыгы сайтында эшмәкәрләрне даими сораштыру старт алган. Теләсә кайсы эшкуар үз проблемасы турында хәбәр юллый ала. Рөстәм Сибгатуллин аңлатканча, моның өчен ике “клик” җитә – аның беренчесе – үзәк баннер аша сораштыру бүлегенә күчү, икенчесе – проблема туган тармакны сайлау.
Әлегә проблемалы 9 юнәлеш билгеләнгән. Болар - юридик затларны теркәү, төзелешкә рөхсәт алу, милеккә хокукны теркәү, рөхсәт яки лицензияләр алу, электр энергиясе, су яки газ челтәрләренә тоташтыру, бизнес өчен җир биләмәсе алу, хакимият органнары ягыннан басымга дучар булу, тикшерүләр, сыйфатлы офис яки производство биналары белән бәйле проблемалар. Бу өлкәләрне Татарстан Республикасында Эшмәкәрлек үсеше буенча “юл карта”сын әзерләү буенча эш барышы ачыкларга мөмкинлек биргән. Билгеле булганча, бу - кече һәм урта бизнес белән эш практикасында, тулысынча иҗтимагый оешмалар тарафыннан әзерләнгән һәм республика җитәкченлеге тарафыннан рәсми рәвештә кабул ителгән беренче документ.


Мониторинг эшмәкәр белән 4 элемтә каналы аша оештырылган. Эшмәкәрләрне борчый торган проблемаларны туплау буенча 3 элемтә каналы инде ачылган: беренчесе – 524-90-90 телефоны буенча “кайнар элемтә” һәм Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәгенең урыннарда вәкиллекләре. Сүз уңаеннан, “кайнар элемтә” телефоны аша көненә 200 ләп консультация бирелә. Икенчесе – ТР Икътисад министрлыгы сайтында сораштыру һәм өченчесе – “Халык контроле” системасы аша проблемаларны барлау. Телефон аша анкеталаштыру ысулы хәзерге вакытта эшләнү хәлендә.


“Без Татарстанда эшмәкәрлек үсеше җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип саныйбыз”, - диде Рөстәм Сибагатуллин. Артем Наумов аның фикерен җөпләп: “Без эшмәкәрлек үсешенә нәрсә комачаулавын аңларга тиешбез. Әлеге вәзгыятьтә үзгәрешләрне күзәтеп торачакбыз. Бу күп этаплы эш булачак”, - диде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, беренче этап проблемаларны туплаудан гыйбарәт булса, икенчесе республика җитәкчелеген аларның, чыннан да, җитди проблема булуына һәм хәл итү заруриятенә инандыру булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International