Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясе утырышы турында

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Актлар залында Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов рәислегендә “Дәүләт сәясәтенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән өстенлекле юнәлешләрен үтәүнең барышы турында” Икътисад министрлыгы коллегиясе узды.


Утырышта Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, шулай ук видеоконференция режимында Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары катнашты.


Коллегиядә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 2012 елның 7 маендагы 594-606 номерлы указларын үтәү турында фикер алыштылар.


ТР Икътисад министрлыгы коллегиясе карары белән http://mert.tatarstan.ru/rus/minister_reports/2014_year.htm да танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International