Татарстан Республикасы Икътисад министырлыгы вәкиле гайлә терлекчелек фермалары үсешенә юнәлгән грантлар бирү өчен крестьян хуҗалыклары проектларын сайлау өчен Конкурс комиссиясе утырылышында катнашты
2014 елның 2 июне, дүшәмбе
2014 елның 29-30 маенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гайлә терлекчелек фермалары үсешенә юнәлгән грантлар бирү өчен крестьян хуҗалыклары проектларын сайлау өчен Конкурс комиссиясе утырылышы узды. Конкурс комиссиясе утырылышында Татарстан Республикасы Икътисад министырлыгының финанс-хокук консулҗтаөияләү бүлегенең башлыгы Кашапова Рәсимә катнашты.
Конкурс комиссиясенең карашына крестьян-фермерлык хуҗалыклары башлыклары белән гайлә терлекчелек фермаларын төзелеш, реконструкцияләү һәм модернизацияләүгә үнәлгән 120 проект күрсәтелде. Утырылыш ахырында грантларның күләме һәм кемнәргә биреләчәге буенча карар чыгарылды.