Авыл җирлекләренә грантлар бирүгә республика конкурсы

2014 елның 30 мае, җомга

2014 нче елның 29 нчы маенда ТР Муниципаль берәмлекләр советында Авыл җирлекләренә грантлар бирүгә республика конкурс комиссиясенең утырышы узды. Анда ТР Икътисад министрының урынбасары Марат Шәрифуллин катнашты.


Әлеге бәйге Татарстан авыл җирлекләрендәге җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген стимуллаштыру өчен каралган.


Авыл җирлегенә грантлар алу конкурсында барлык 43 муниципаль район да катнашкан. Урыннардан 226 гариза кабул ителгән. 104 авыл җирлеге җиңүче дип табылган.


Грантларны авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә, су белән тәэмин итүгә, авыл җирлеген төзекләндерү өчен төрле техника алу һәм башка социаль мөһим мәсәләләрне чишү бурычын тормышка ашыруга юнәлтелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International