Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстан Республикасының 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеше проектын эшләү турында фикер алыштылар

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында министр Айрат Шәфигуллин, ТР икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов катнашында “Татарстан Республикасының 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегияләре” турында фикер алышу буенча киңәшмә уздырылды. Әлеге чарада “Татарстан-2030” проектын эшләгән эскпертлар: “Татарстан-2030” проекты фәнни җитәкчесе, Лентьев үзәге каршындагы стратегик планлаштыру ресурс үзәге директоры, икътисад фәннәре докторы, профессор Борис Жихаревич, Казан дәүләт медицина университетының икътисад теориясе һәм социаль хезмәт кафедрасы мөдире Маргарита Максимова, “Татарстан-2030” проекты җирле офисы җитәкчесе урынбасары Елена Макарова да катнашты.
Киңәшмә барышында проектны эшләүнең беренче этабы йомгаклары, шулай ук икенче, проект этабында эшләү планы кебек сораулар тикшерелде. Билгеләп үтик, ел азагына чаклы “Татарстан Республикасының 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегияләре”нең беренче редакциясен әзерләп бетерү күздә тотыла.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча республиканың министрлыклары тарафыннан актив уртак эш алып бару, һәр эш юнәлеше буенча эш төркемнәре составын билгеләү турында карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International