Бүген Мидхәт Шагиәхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында брифингта катнашты. Брифинг XVIII Петербург халыкара икътисадый форумы нәтиҗәләре буенча узды.
Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Әлеге форумның темасы – “Үзгәртеп корулар чорында ышанычны ныгыту”. Тизләтелгән геосәяси, технологик һәм структур үзгәрешләр шартларында мондый тема очраклы түгел. Форум программасы төп биш теоретик юнәлеш буенча төзелгән: "Глобаль бизнес лидерлары саммиты", "үсешне стимуллаштыру өчен куркынычлыклар белән идарә итү", "Россиянең конкурентлы потенциалын үстерү", "Яңа технологияләр белән идарә итү һәм үзгәрешләргә ияләшү", "Лидерлар белән очрашулар циклы: киләчәкне билгеләүче әңгәмәләр".