ТР ДСда 2011-2015 нче елларга ТР Социаль-икътисади үсеш программасын тормышка ашыру турында сөйләделәр

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында булган матбугат конференциясендә “2011-2015 нче елларга ТР Социаль-икътисади үсеш программасын раслау турында”гы ТР Законын тормышка ашыру барышы хакында сөйләделәр. Журналистларның сорауларына ТР ДСның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев һәм ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җавап бирде.

Исегезгә төшерик: программаның максаты – Татарстан икътисадының тотрыклы, динамик үсеше һәм уңай әйләнә-тирә мохит булдыру нигезендә ТР халкының тормыш сыйфатын яхшырту. Кайбер бурычларны үтәү билгеләнгән максатларга ирешергә ярдәм итәчәк. Алар арасында – Татарстан икътисадының көндәшлеккә мөмкинлеген арттыру, дәүләт һәм муниципаль идарәнең динамик системасын формалаштыру, инновацион диверсификацияләнгән икътисад булдыру, урта классның өлешен арттыру.

Марат Галиев билгеләп үткәнчә, ТР алдында җитди бурычлар тора: Татарстан XXI гасырның глобаль тенденцияләренә туры килергә тиеш. Татарстан – нефть чыгаручы республика, дип искәртте парламентарий. Нефть эшкәртүнең чагыштырма авырлыгын арттырырга кирәк. “Бу үзгәреш булды – үткән ел нәтиҗәсе буенча нефть химиясен эшкәртү өлеше нефть чыгару өлешеннән артты. Бу бик җитди нәрсә, моңа республика соңгы 20 ел дәвамында омтылды”, - дип ассызыклады ул. Шулай ук депутат сүзләренчә, машина төзелешендә сыйфат ягыннан үзгәреш булды – бу тармак тоткан урыны буенча нефть чыгару белән тигезләште диярлек. Марат Галиев бу тенденцияләрне уңай дип саный. Моннан тыш, уртача гомер озынлыгының артуы ягыннан уңай үсешкә ирешелгән: ул 72,1 яшь тәшкил итә. “Бу бик мөһим күрсәткеч”, - дип өстәде парламент комитеты башлыгы.

“Программаны тормышка ашыру буенча сайланган юнәлеш уңай үсеш динамикасы бирә”, - дип ышана Марат Галиев.

Шул ук вакытта, ул билгеләп үткәнчә, үзгәрә торган вазгыятькә карата оператив рәвештә чара күрергә кирәк. Даими рәвештә контроль күрсәткечләренең мониторингы алып барыла. Депутат сүзләренчә, проблемалар да бар, аерым алганда, кече һәм урта бизнес өлкәсендә. Аның фикеренчә, бу өлкәдә яңа борылыш кирәк.

ТР икътисад министры ассызыклаганча, республикада кече һәм урта бизнес секторы үсешенә зур әһәмият бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International