Татарстанда санкцияләрдән курыкмыйлар

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Татарстанда социаль-икътисади торышны камилләштерүгә зур игътибар бирелә. Республикада халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту иң мөһим максатларның берсе буларак билгеләнә. Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев сүзләренә караганда, әлеге эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләре инде сизелә.

Моңа кадәр республика алдында нефть һәм химия продукциясен эшкәртү сыйфатын арттыру максаты торды. Республика икътисадында нефть чыгару тармагы беренчел булырга тиеш түгел, киресенчә, игътибар “кара алтын”ны эшкәртү сыйфатын арттыруга бирелергә тиеш, дип саналды. Ниһаять, узган ел Татарстанда бу өлкәдә эшләр җайланды.

2013 елда бездә нефтьне эшкәртү сыйфаты сизелерлек артты. Бу шактый мөһим күрсәткеч, чөнки соңгы 20 ел эчендә без нәкъ менә шушы нәтиҗәгә омтылдык, - дип белдерде Марат Галиев.

“Урта класс”ка керүче халык саны арта

Икътисадтагы уңай үзгәрешләр халык тормышына да шактый зур йогынты ясый. Әлеге тармакны камилләштерү дә нәкъ менә республикада яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту максатыннан эшләнә.

- Республикада яшәүчеләрнең гомер озынлыгын гына алыйк. Хәзерге вакытта ул уртача 72,1 елны тәшкил итә. Татарстанда мондый күрсәткечнең беркайчан да булганы юк иде. Бу безнең өчен тарихи максимум, - дип саный икътисадчы.

Халыкны классларга бүлеп карасак, бүгенге көндә Татарстанда гаиләнең һәр әгъзасына туры килә торган уртача керем күләме 35 мең сум булган кешеләр саны артуга таба бара. Хәзерге вакытта алар халыкның якынча 13 процентын тәшкил итә дип санала (мәсәлән, кайчандыр әлеге күрсәткеч нибары 7 процент кына булган).

“Урта класс”ка хас керемле кешеләр саны да аз түгел. Андыйлар Татарстанда гомер итүчеләрнең өчтән бер өлеше икән. Шулай да, Марат Галиев фикеренчә, бу гына да аз. Хәер, шунысы бар, бу юнәлештә уңай якка үсеш күзәтелә.

Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, социаль-икътисади торышны халыкның уртача хезмәт хакы да ачык күрсәтә. Соңгы елларда бу өлкәдә алга китеш шактый зур. Беренче карашка, бар да яхшы кебек. Ләкин республикадагы уртача хезмәт хакы үсешен хезмәт җитештерүчәнлеге белән чагыштырып караганда, бу өлкәдә барысы да “ал да гөл” түгеллеге ачыклана.

- Хәзерге вакытта Татарстанда уртача хезмәт хакы күләме хезмәт җитештерүчәнлегенә карый югарырак. Бу әйбәт күрсәткеч түгел. Шуңа күрә хәзерге вакытта республикада инновацион продукциягә өстенлек бирелә. Җитештерүчеләргә югары технологияле сәнәгатькә күчәргә тәкъдим ителә, - дип белдерде министр үзенең чыгышында.

Татарстан партнерларсыз калмаячак

Хәзерге вакытта Татарстан икътисадына начар йогынты ясарга мөмкин булган күренеш - АКШ һәм Европа илләренең Россиягә карата санкцияләр кабул итүе. Марат Галиев сүзләренә караганда, бу - Россия өчен түгел, ә беренче чиратта, әлеге карарны кабул иткән илләрнең үзләре өчен начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

- Санкцияләр тирәсендә сөйләшүләр күп, тик бу өлкәдәге вәзгыятьнең төгәл сурәте һаман да юк, ул әле аңлашылмый. Шуңа күрә хәзерге вакытта илдә актив рәвештә мониторинг бара, - дип белдерде комитет рәисе.

Шулай да, Татарстан яңа хезмәттәшләр эзләүне башлап җибәргән инде. Татарстан Президентының Кытай, Гыйрак, Төркиягә кылган эшлекле сәфәрләре барысы да күпмедер дәрәҗәдә шушы максатны күздә тотып эшләнгән.

- Татарстанга хезмәттәшлек итү өчен партнерлар җитмәү күренеше юк һәм булмаячак да. Киресенчә, төрле илләр республикага берсеннән-берсе җитдиерәк тәкъдимнәр белән чыга, - дип белдерде депутат.

Марат Галиев чыгышында югары үсешкә ирешкән илләрдәге вәзгыятькә дә тукталды. Аның сүзләренчә, әлеге илләрдә бизнес Россиягә карата кабул ителгән санкцияләрне аеруча авыр кичерә.

- Мин әлеге сәясәтнең эченә үк кереп анализ ясарга теләмим. Шулай да, Россия өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерерлек төрле яклап “изоляцияләү” күренеше күзәтелмәячәк, - дип ассызыклады Марат Галиев.

Мидхәт Шаһиәхмәтов тә әлеге фикер белән килеште. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанның икътисад белгечләре санкцияләрнең республикага китерергә мөмкин зыянын җентекләп өйрәнә. Бик тиздән тиешле нәтиҗәләр ясалып, кирәк очракта икътисад үсеше юнәлешенә үзгәрешләр кертергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International