ТРда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеменең утырышы

2014 елның 3 мае, шимбә

ТР Халыклар дуслыгы йортында ТРда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеменең утырышы булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов уздырды.

Ул чара башында билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта (2013 нче ел ахырында утырыш уздырганнан соң) “милли сәясәтне тормышка ашыру өлкәсендә билгеле бер алга китеш булды”. ТР вице-премьеры ассызыклаганча, ТРда социаль юнәлештәге коммерцияле оешмаларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелә.

“ТРның милләтара һәм конфессияара мөнәсбәтләрдәге тәҗрибәсе РФдә актив пропагандалана һәм РФнең бөтен территориясенә тарала”, - диде Юрий Камалтынов һәм 15 нче майда ТРда эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Идел буе федераль округы субъектларының этноконфессиональ мөнәсәбәтләр өлкәсе өчен җавап бирүче югары вазыйфаи затларының урынбасарлары белән семинар-киңәшмә уздыру планлаштырылган, дип хәбәр итте. Чарада РФ Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсщлам Магомедов катнашыр дип планлаштырыла. Семинарда катнашучылар ТР Халыклар дуслыгы йортында, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә, РИИ һәм башка объектларда булачак.

ТР Премьер-министры урынбасары 2013 нче елда Татарстанда РФнең 2025 нче елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясенең аерым юнәлешләрен тормышка ашыруга юнәлдерелгән программалар кабул ителүен билгеләп искәртеп үткәнчә, ТРда 6 максатчан программа буенча финанслау күләме якынча 300 млн.сум тәшкил итәчәк. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелеген бәяләү, куелган максатларга ирешү мәсьәләләре күз уңында булырга тиеш.

Кичә утырышта катнашучылар 2014 нче елның гыйнварыннан алып апреленә кадәр программа чараларын тормышка ашыру турында сөйләште һәм майга, июньгә бурычлар билгеләде. Докладлар белән ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренчсе урынбасары Ренат Вәлиуллин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин һәм ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев фикеренчә, сөйләшенә торган чараларны тормышка ашыру барлык структуралар белән бергә алып барылырга тиеш. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, бу күп санлы чаралар “дәүләтнеке, аерым ведомстволарның чаралары түгел, ә иҗтимагый ошмаларның, кешеләрнең чаралары” булырга тиеш.

Утырышка йомгак ясап, Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, бүген сөйләшенгән чаралар ММЧда яктыртылырга тиеш, шул ук вакытта материалларны тапшыруның системасы сакланырга тиеш. Очрашуда министрлык һәм ведомство вәкилләренә шуның буенча ай саен очрашырга һәм утырышларда, аеруча, программаларның теге яки бу кагыйдәләрен тормышка ашырганда килеп чыга торган проблемалы мәсьәләләрдә сөйләшергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International