Татарстан Президенты: «Бюджет йөкләмәләрен башкаруда без минималь куркынычлыкны тәэмин итәргә тиеш »
2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Татарстан икътисады үсешенең темплары әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел, шулай да 2014 елның беренче кварталы йомгаклары буенча республиканың бюджет системасы нәтиҗәле эшләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсендә белдерде.
Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, җир кишәрлекләре белән булган хәлләрне җентекләп өйрәнергә кирәк. «Бик күп җирләр торак төзүгә күчерелгән, тик анда нинди ставкалар буенча салым түләнә икән?» - дигән сорау бирде Р.Миңнеханов.
Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эше турында нотык белән җитәкчесе Радик Ильясов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 1 кварталда Татарстан бюджетына 450 млн сум бурычлар түләнгән, ә барысы 2014 елда хезмәт республика бюджетына 2 млрд бурычлар җыярга планлаштыра.
Татарстан Президенты суд приставлары эшендә уңай якка үзгәрешләрне билгеләде, тик шулай да 1 млрд сумлык түләнмәгән штрафлар барлыгына игътибар итте. «Судларның барлык карарлары да суд приставлары тарафыннан вакытында үтәлүе мөһим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин 2014 елның 1 кварталында республика бюджетының үтәлүе турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, январь-март айларында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 45,2 млрд сум керде: республика бюджетына - 37,5 млрд. сум, урындагы бюджетларга – 7,7 млрд. сум. Бюджет үсеше темплары буенча Татарстан РФ регионнары арасында 14нче урында.
Ул булган резервлар белән активрак эшләргә өндәде. Беренче чиратта бу керемгә салым – Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бу тема бөтен финанс хезмәтләрнең махсус контролендә булырга тиеш. Салымны киметү очракларыннан башка табышсыз, зарарга эшләүче предприятиеләр артыннан күзәтергә кирәк. «Безнең предприятиеләрнең 25% 10 млрд сумлык зарар алдылар. Бу алып бетермәгән табыш та һәм бу перспективада банкротлык та», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.